Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Безнең геройларыбыз!" Батырлык сәгате.

                  9 декабрь көнне китапханәдә Геройлар көненә багышлап "Безнең геройларыбыз!"- исемле батырлык сәгате үткәрелде.

                   2007 елдан башлап 9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Без, илебез өчен даһи эшләр башкарган герой - батырларны онытырга тиеш түгел. Арча районының Мирҗәм авылы республикага билгеле дәрәҗәле шәхесләрнең туган җире. Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары  Дания Галимова һәм Галимулла Асхадуллин турында сөйләдем. Аларның тормыш юллары, ничек итеп герой исеменә лаек булулары турында аңлаттым.

               Фәкать геройларның данлыклы үткәненә нигезләнеп кенә без үсеп килүче буында ватаныбызга мәхәббәт тәрбияли һәм илебезне ышанычлы кулларга тапшыруыбызга ышана алабыз.