Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Китапханәдән китап табу, алфавитлы һәм системалы каталоглар."

                  10 нчы ноябрь көнне, икенче һәм дүртенче класс укучылары белән"Китапханәдән китап табу, алфавитлы һәм системалы каталоглар" - исемле информация сәгате уздырдым. Китапны белешмә библиографик бүлектән, матур әдәбияттан һәм башка бүлекләрдән ничек табарга кирәген аңлаттым. Алфавитлы һәм системалы каталог турында сөйләдем. Системалы каталогның төп бүлекләре белән танышып үттек. Ахырдан укучылар китапларны табып күрсәттеләр. Системалы һәм алфавитлы каталогтан карточкалар табып күрсәттеләр.