"Изгелек эшлә - игелек күр!"
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Кызганыч, мөмкинлеге чикләнелгән кешеләр саны илебездә елдан - ел артканнан - арта бара, авыру балаларның күп булуы да күңелне тетрәндерә. Без - таза кешеләр аларны ярдәмебездән ташламасак иде...
3 нче декабрь көнне, без Мөхәммәтҗановлар гаиләсендә булып кайттык. Илхамга 11 яшь. Кызганычка каршы, ул инвалид булып туа.
Инвалидларга һәрчак шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк, яхшылык эшлик. Ә бит Аллаһы Тәгалә авыру кешеләрне башкалар гыйбрәт алсын дип яраткан.Үзләре әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикле кешегә кайчак хәтта бер елмаеп карау да җитә.