Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Терроризм һәм экстремизмга каршы бергәләп көрәшик!"

Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла - каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. Информация сәгате "Нәрсә ул террорчылык? дигән сорауга җавап эзләү белән башланды. Укучылар куелган сорауга өлешчә дөрес һәм төпле итеп җавап бирделәр.    Кызыксынган укучыларның 1977 елда Мәскәү метросында шартлау турында белүләре, Бесландагы вакыйгалар җаннарын тетрәндергәне ачыкланды. Укучыларга террорчылыкның сәясәт белән бәйләнгәнлеге, бу актларның халыкны куркыту, күпләп юк итү максатыннан оештырылуы турында сөйләдем.

      Һәр кеше матур, якты, тыныч тормышта яшәргә хокуклы.