Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Эчәр суың чистамы? Экологик дәрес.

                                 14 нче март көнне укучылар белән "Эчәр суың чистамы?"- дигән экологик дәрес үткәрдек.

                 Җир Анабыз биргән иң зур байлыкларның берсе- ул эчәр суыбыз.Ә эчәр су дигәндә, без инде, иң беренче итеп, өянкеләр күләгәсеннән бәреп чыккан саф чишмәләребезне күздә тотабыз.Чишмә булган җирдә яшеллек тә, сайрар кошлар да, аерым бер ямь дә була.Су, һава, җир- бер чылбыр. Шуларның берсе генә сау булмаса да, кеше үзе сәламәт була алмый.Чишмә челтерәгәнен тыңласаң- колакларың изри, бер йотым салкын суын эчсәң, җаның сихәтләнә.

        Кеше җирдә яшәсен өчен, тереклек итсен өчен су кирәк. Шуңа күрә, әйдәгез барыбызда бергәләп табигатьне саклыйк. Сулыкларны чиста итеп тотыйк! Аларның чисталыгы безнең кулларда- дип экологик дәресебезне тәмамладык.