Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Җомга көн кич белән.

                         10 нчы март көнне Апаз авылы мәдәният йортында, китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Җомга көн кич белән"- исемле иҗат концерты булды.Тамашачыларны оста куллар эшләгән "Халкымның күңел бизәкләре"- исемле күргәзмә һәм якташыбыз галим һәм шагыйрь Рифат Җамал иҗатына багышланган китап күргәзмәсе каршы алды.

                      Концертта музыкаль композиция, җыр- бию, нәфис сүз,фольклор чыгышы тамашачыларның көчле алкышларына күмелде.Бәйрәмгә галим һәм шагыйрь Рифат Җамалның кайтуы һәм аның чыгышы концертны тагын да җанландырды.Иҗат концерты бик матур, күңелле булды.Тамашачы рәхәтләнеп ял итте.Концерт барышында авылларыбыз тарихына багышлап эшләнгән презентация күрсәтелеп барылды.