Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Син минем таңым - Татарстаным!" Викторина.

             30 август- Татарстан республикасы көне. Республика көне- ул барлык күпмилләтле Татарстан халкының уртак бәйрәме. Шул уңайдан Пешәнгер авылы китапханәсендә "Чал тарихлы Казан!"- дип исемләнгән китап- күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә Татарстанның һәм Казан шәһәренең тарихы, бүгенгесен чагылдырган китаплар урнаштырылды. Татарстанга багышлап сораулар әзерләнде, укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр.