Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Безнең көч - бердәмлектә!" Экология дәресе.

"Кеше үз гомерендә ун төп агач утыртырга тиеш"- дигән халык әйтеме табигатҗне барлык кеше дә сакларга һәм үстерергә тиеш икәнлекне дәлилли. Язучыларыбыз, беренчеләрдән булып, табигатьне саклау турында чаң сукты. Әйләнә- тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау аларны иң борчыган һәм дулкынландырган проблемага әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары ярдәмендә Җир - анага игелек, хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын да искәртергә кирәк иде. Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга өнди, үзенең шигъри бизәкләре белән табигатьнең гүзәллеген ача. Алиш әсәрләрен укыгач, табигатьтә дә бар нәрсәнең җаны, теле бар икән дигән фикер туа. Абдулла Алиш - табигать ямен, аның матурлыгын сиземли һәм аңлый белүче язучы буларак, матурлыкны югалтмаска,тагын да матурайта, үстерә төшәргә, моннан чыгып экологияне сакларга кирәклеген төшендерергә тырышканы сизелә дә инде.           Без табигать балалары, ә табигать   безнең хуҗабыз! Моны беркайчан да истән чыгармыйк һәм табигать кагыйдәләренә, кануннарына каршы килмичә аңа буйсыныйк. Ахырдан табигать кочагында укучылар белщн тцрле уеннар уйнадык, рщхщтлщнеп ял иттек.