Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Табигатьне саклыйк."

28 нче февраль көнне укучылар белән "Табигатьне саклыйк"- исемле белешмә сәгать узды."Табигатьне саклыйк"- исемле китап күргәзмәсе төзелде."Табигатьне саклау- изге бурычыбыз!"- дигән презентация күрсәтелде.

2017 ел- экология елы дип игълан ителде.Табигатьне саклау турында бик күп чараларда катнашабыз, әдәби әсәрләр бик күп укыйбыз.Табигатьне саклау турындагы экологик проблемалар элек- электән әдипләребез тарафыннан күп әсәрләрдә күтәрелгән.Әмма кеше барыбер үзенекен итә.Табигатьне пычрата, агулый һәм шулай итеп, аңлы рәвештә, юкка чыгара.Әйе, аңлы рәвештә, чөнки Аллаһы Тагәлә тарафыннан кешегә акыл, зиһен бирелгән.Шуңа күрә кеше табигатьне аңлы рәвештә һәлакәткә илтә дип әйтер идем мин.