Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Туган ил сагында.

23 нче февраль көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә, 23 февраль- Ватанны саклаучылар көненә багышлап, "Туган ил сагында"- исемле әдәби- музыкаль кичә булды.Бу- батырлар һәм кыюлар көне.Безнең бабайлар, әтиләр без тыныч, мул тормышта яшәсен, бәхетле булсын өчен Ватаныбызны саклаган. Әле дә бу традицияне ир- егетләребез дәвам итә.Шушы матур бәйрәмдә ир- егетләребезне бәйрәмнәре белән котладык.Кичә җыр- бию, нәфис сүзләр белән үрелеп барды.Шулай ук "Әбием сандыгы"ннан "Дәү әнинең истәлеге"- исемле күренеш күрсәтелде.Кичә бик күңелле узды.