Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Әфганстан - йөрәк ярасы.

                        14 нче февраль көнне Пешәнгер күпфункцияле үзәктә балалар белән "Әфганстан- йөрәк ярасы"- исемле әңгәмә узды

                       Әңгәмәбез Әфган сугышы, анда катнашкан авылдашларыбыз, хәрби бурычын үтәгәндә шаһит киткән якташларыбыз, авылдашыбыз турында булды.Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларыбыз турында эшләнгән презентация белән сәнгать җитәкчесе Нутфуллина Румия таныштырды.

                        Әфганстан,Чечня фаҗигаләре башка кабатланмасын, бу сугышларда һәлак булган солдатларның ата-аналары күргән кайгылар башка беркемнең дә башына төшмәсен, хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булган солдатларга  тыныч көннәрдә армия хезмәтен үтеп, исән- имин туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп әңгәмәбезне йомгакладык.