"Мәйданга бүләк җыю." Фольклор бәйрәм.
6 июнь көнне күркәм йола - сөлге җыюны оештырдык. Сөлгеләрне яшь егетләр, кызлар, балалар гармуннарда уйнап, җырлап- биеп, күңелле итеп җыеп йөрдек. Ә бу җыелган сөлге белән Сабантуй мәйданы бизәлә, төрле ярышларда җиңеп чыгучыга бүләк итеп бирелә.