Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Балачак журналлары." Әдәби сәгать.

          Татар һәм рус телендә чыга торган, китапханәгә килә торган балалар журналларына мәгълүмат бирелде. "Салават күпере", "Ялкын", "Сабантуй" татарча һәм "Мир Принцесс" рус телендә басылып чыга торган кызыклы балалар журналлары белән таныштык.

               2014 елга кадәр "Сабантуй" газета булып чыга, 2014 елда айлык журнал булып үзгәртелә. "Сабантуй" журналы ачык бизәлешле, кызыклы, балалар һәм аларның әти - әниләре өчен файдалы журнал. Һәр чыккан яңа басмада үзең өчен бик кызыклы мәгълүмәтләр табарга була.

               "Салават күпере" иң әйбәт журнал мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәгеләр өчен. Балалар белемне татарча гына түгел, русча һәм англизча да аңлый алалар.

                "Мир Принцесс" журналында әкият принцессының тылсымлы тарихы, уеннар, кул эшләре, файдалы киңәшләр, табышмаклар, плакатлар белән таныша аласыз.

               Бу журналлар балаларның иң яраткан журналлары. Һәр журналны балалар түземсезлек белән көтеп ала.