Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Җиңү алып килде язлар!"

                Чәй өстәле әзерләп, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфганстан һәм Чечняда хезмәт итеп кайтучы авылдашларны кунакка чакырдык. Мәдәният хезмәткәрләре матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Кунакка килүчеләр хәтирәләрне яңарттылар, күңелле итеп сөйләшеп утырдылар. Бик матур күркәм кичә булды.