Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мәңгелек дан, рәхмәт сиңа, шигърият солтанына." Әдәби - музыкаль кичә.

             Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, үзенең иҗаты белән ничәмә буын кешеләрен сокландырып килгән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Мәңгелек дан, рәхмәт сиңа, шигърият солтанына" дип аталган әдәби - музыкаль кичә булды. Иң беренче Габдулла Тукайның тормыш юлы белән таныштык, шагыйребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, татар халкының матур биюләрен башкардылар, кичәбезне Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Бик матур кичә булды