"Чиста авыл үзебездән башлана." Акция Эко - Яз 2021.
Сер түгел, чиста, төзек авылда яшәү - күңелгә рәхәт. Ә аның чисталыгы үзебездән- һәр көнне урамнардан узучылардан, аның чиста һавасын сулаучы авылдашлардан, кыскасы, тирә - юньдә чисталыкны, матурлыкны саклаучылардан тора. Без, мәдәният хезмәткәрләре авылыбызда чүп җыйнадык.