Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Иң зур байлык- сәламәтлек!" Сәламәтлек дәресе.

         Спорт - сәламәтлекнең дусты. Спорт белән шөгыльләнү кешене матур итә, көчле итә. Андый кешеләр көчле рухлы була. Авырлыклар каршында каушап калмый. Максатына ирешә. Ә куелган максатка ирешү өчен, һәр көнне билгеле бер күләмдә физик күнегүләр башкарырга кирәк. Менә шунда гына хезмәтнең нәтиҗәсен күрерсең. Әгәр дә кече яшьтән спорт белән шөгыльләнсәң, көндәлек реңимны үтәсәң, дөрес туклансаң, көчле, акыллы булып үсәрсең. Балалар белән бик күп төрле спорт уеннары уйнадык.