Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

Халкыбызның күңел җәүһәрләре.Тарихи сәгать.

         7 нче февраль көнне "Халкыбызның күңел җәүһәрләре"- исемле тарихи сәгать үткәрдек.

             Күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларның осталыгы - әнә ничек гөл итеп куелган.Әйдәгез, әкрен генә карап чыгыйк әле бу матурлыкны.Татар халкы элек - электән үк эшчән, киң күңелле, кунакчыл булган.Татар хатын- кызы кулыннан һичбервакыт эш төшмәгән: җеп эрләгән,шәл бәйләгән, ашъяулык, сөлге, кулъяулык, калфак, түбәтәй чиккән, оек бәйләгән, келәм- палас тукыган.Алар әби- бабаларыбызның күңел җылысын, халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаган.

             Бүген без укучылар белән, калфак, түбәтәй, чиккән сөлге турында сөйләштек.Аларның тарихына тукталдык.Күпфункцияле үзәк мөдире Аскарова Розалия татар кызының милли киемнәре турында таныштырды.

            Халкыбызның күңел җәүһәрләре сезне гел матурлыкка, яхшылыкка, шәфкатьле, игелекле, әдәпле булырга өндәсен дип тарихи сәгатебезне тәмамладык.