Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тылсымлы китап иле". Балалар иртәсе.

                2 апрель - Балалар китабы көне. Балалар китабы ул - якын дус, акыллы киңәшче дә, турылыклы иптәш, ышанычлы фикердәш тә. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.

                 Балаларны китап тарихы белән таныштырдым. Китап - безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйберләрнең берсе. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, уйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап - ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр - моңнары, акыллы киңәш фикерләре сакланган һәм буыннан- буынга, чордан- чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән.

                       Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр. Китаплардан балалар матур шигырьләр укыдылар, үзләре белгән әкиятләр сөйләделәр. Балаларга китап белән дус булуның ни өчен кирәк булуын аңлатырга тырыштык.