Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Татар халык уеннары." Уен - Фест.

             Уеннар- бу безнең балачак. Качыш, куыш, әбәкләшү уеннарын кем генә хәтерләми икән?  Кем уйлап тапкан аларны? Бу сорауга бер генә җавап: халык. Татар авылларында балалар арасында хәрәкәтле уеннар киң таралган булган. Бер генә бәйрәм дә алардан башка узмаган. Балалар төркем - төркем булып җитезлеккә, өлгерлеккә көч сынашканнар. Уеннарның күбесе урамда уздырылганга күрә, сәламәтлекләре дә ныгыган. Һәр ел фасылының үз бәйрәмнәре, үз бәйгеләре булган. Халык уеннарында татар халкының җыр телле, җитез, өлгер, тырыш булуы күренгән. Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Уеннар балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек, тапкырлык кебек сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Балалар белән "Күз кысыш", "Мияу, мияу, нинди төс?" уеннары һәм башка уеннар уйнадык. Ялыбыз күңелле, файдалы үтте.