Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Авыр еллар хәтирәсе" Әдәби кичә.

      Сугыштан соңгы еллар, авыр еллар була. Ләкин шулай булса да, халкыбыз авырлыклардан курыкмый. Сугыштан соңгы еллар авырлыгы аннан соң туган балаларга да өстәлә. Сугыш бетсә дә тормыш көннән - көн катлауланган.Барлык кеше дә авыр хезмәт башкарган. Кичәбезгә сугыш беткәннән соң туган Гөлйөзем һәм Таһирә апаны чакырдык. Ул чорның авырлыклары турында, авыр булса да күңелле итеп кич утырып чигү чигүләрен, бәйләүләрен искә төшерделәр. Яшьлекләрен искә алдылар. Хәзерге тормышның кадерен белеп, ямен белеп яшәргә кирәк дип теләкләрен җиткерделәр. Бик күңелле матур очрашу булды.