Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Габдулла Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт." Әкиятләрен карау.

 Габдулла Тукай әкиятләре нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу максатыннан "Габдулла Тукай әкиятләре буенча сәяхәт" оештырдык, бик матур әкиятләр һәм фильмнар карадык. Кыю каһарман Карәхмәт, мескен Кисекбаш, аның сөйкемле хатыны һәм башка бик күп персонажлар балалар күңеленә хуш килде. Аларның гамәлләре аша без  яхшылык белән явызлыкның бер - берсе белән гел көрәшеп яшәвен, батырлык белән тәвәккәллекнең хәтта Дию кебек явызларны да җиңәргә сәләтле булуын аңладык. Узара дус һәм ярдәмләшеп яшәргә кирәк.