Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тукай- сүнмәс йолдыз ул!" Викторина.

                Халкыбызның сөекле улы- бөек шагыйребез, мәшһүр Тукаебызның тууына апрель аенда 135 ел тула. Шагыйребезнең гомер сәхифәсен презентация ярдәмендә бер кат күздән кичердек. Викторина сорауларына җавап таптык. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә. Габдуллага 4 ай булганда әтисе, 3 яшь тә 9 ай чагында әнисе Мәмдүдә вафат була. Ятим Апушның балачагы Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында һәм Казан, Җаек (Уральск) шәһәрләрендә уза. Шагыйрь гомере, ни кызганыч, кыска була. Әмма шул кыска вакыт эчендә  дә ул балалар өчен күп санлы әкият - поэмалар, шигырьләр, мәсәлләр иҗат итеп калдыра. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә күзләрен мәңгегә йома...

         Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре балалар өчен дә, зурлар өчен дә тәрбияви чара булып торалар - укуны, эшне яратырга, ялганламаска, табигатьне сакларга өндиләр. Тукаебыз озын- озак гомер кичергән булса, безнең өчен искиткеч күп шигырьләр, әкиятләр яза алыр иде. Бик күп еллар Тукай иҗаты безнең өчен маяк булып, татар халкының юлын яктыртып барыр.