Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Хуш киләсең, Нәүрүзбикә!"

           Пешәнгер мәктәбе, детсады белән берлектә, төрки халыкларының борын- борыннан үткәрелеп килә торган бәйрәмнәрнең берсе- Нәүрүз бәйрәме үтте. Ул төрки халыкларда 21 нче мартта, ягъни көн белән төннең тигезләшкән көнендә Яңа елны каршылау бәйрәме буларак уздырылган.Бу бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар,татар халкының милли уеннарын уйнадылар, төрле ярышларда катнаштылар. Бәйрәмгә ямь өстәп Кыш бабай белән Нәүрүзбикә килгәннәр иде. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә көч сынаштылар, аркан тартыштылар, табышмаклар әйттеләр, биеделәр, кашыкка йомырка салып йөгерделәр. Әмма Нәүрүзбикә - Яз кызының көче күбрәк булды, ул җиңде. Кыш бабай биреште, үпкәләмәде. Нәүрүз тынычлык, дуслык, тигезлек бәйрәме. Изге теләкләр теләнде. Нәүрүз бәйрәме мөбәрак булсын!