Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Батырларның даны мәңгелек!" Әдәби - музыкаль кичә.

       14 нче март көнне, Мирҗәм авыл клубында якташыбыз Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафинның тууына 100 ел булу уңаеннан "Батырларның даны мәңгелек!"- исемле әдәби - музыкаль кичә булды. 

        Кичә Мирҗәм авылында туып үскән Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафа улы Сафинга багышланды. Сугышның беренче көннәреннән үк яу кырына киткән.Понтон күпер батальонының отделение командиры Нәкыйп Сафин 1943 нче елның көзендә Днепр елгасын кичкәндә аеруча зур батырлык күрсәтә. Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыш тәмамлангач ул туган җиренә кайта, Арча районы "Северный",Яшел Үзән районында "Юдино" кошчылык совхоз директоры булып эшләп, зур уңышларга ирешә. Лаеклы ялга китә. Ә 1987 елның 22 маенда йөрәге тибүдән туктый, ул Казандагы Татар зиратына җирләнгән.

             Кичәдәге кунаклар: улы, туганнары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, авылдашлары Нәкыйп Сафинны батыр, кыю, тәвәккәл ир- егет буларак искә алдылар. Бу матур кичә бик тәрбияви һәм эчтәлекле булды.