Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Иң якты кояшым син, әнием!" Әдәби - музыкаль кичә.

               7 нче март көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәктә "Иң якты кояшым син, әнием!"- исемле әдәби - музыкаль кичә булды. Балалар бик матур итеп биеделәр, җырладылар, нәфис сүз сөйләделәр. Аннар әниләре белән, ике командага бүленеп ярыштылар. Тел турында мәкальнең башы әйтелде, әниләр тәмамлады. Төрле уеннарда ярыштылар, төрле биремнәрне чиштеләр. Кичәне Габдулла Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамладык. Бик матур, күңелле кичә булды.