Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сезнең батырлыкка мәңгелек дан!" Тыл ветераны белән очрашу.

    Сугыш...Биш кенә хәрефтән торган бу сүз үз эченә күпме фаҗига сыйдыра. 1418 көн дәвам иткән сугыш елларында һәм аннан соң илне күтәрү чорында тылдагы иң авыр йөк хатын - кызлар, карт - коры, балалар җилкәсенә төшә. 

     Авылыбызда яшәүче тыл ветераны Сайфуллина Ингелсина Василий кызының хәлен белергә һәм бәйрәм белән котларга бардык.Ул безгә сугыш чорында күргән авырлыклары, ачы язмышлары турында сөйләде. Укучыларга:               " Хәзерге тормышның кадерен, ямен белеп яшәргә, тырышып белем алырга"- дигән киңәшен бирде.