Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Син мәңге безнең арада, татарның рухы- Тукай!" Викторина.

              1 нче март көнне, 4 класс укучылары белән, "Син мәңге безнең арада, татарның рухы - Тукай!"- исемле викторина узды. 4 нче класста 2 укучы белем ала. Викторина сорауларына икесе чиратлашып җавап бирделәр, берсе белмәсә икенчесе җавап бирде. Викторина сораулары түбәндәгечә: 4 өлештән торды.Һәрбер өлештә 7-8  сорау.

1.Г.Тукайның биографиясен беләсеңме?

2.Г.Тукай әсәрләре.

3.Табышмак аша Тукайны таныйбыз.

4.Шигырь сөючеләр конкурсы.

 2 укучы да актив булды, бөек шагыйребез Габдулла Тукай турында күп беләләр.