Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әтиемә бүләк!" Әдәби- музыкаль кичә.

         23 нче февраль көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә,"Әтиемә бүләк"- исемле әдәби- музыкаль кичә булды. Китапханәче 23 февраль - Ватанны саклаучылар бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Балалар әтиләренә шигырь сөйләделәр, җыр - биюләр күрсәттеләр. Ир- егетләребез, Ватанны саклаучылар көненә карата, викторина сорауларына җавап бирделәр. 2 командага бүленеп, балалар белән әтиләр ярыштылар. Балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр. Бәйрәм күтәренке рухта, бик күңелле узды.