Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Минем чорым - минем җырым!"

        8 нче гыйнвар көнне язучы Разил Вәлиевның 70 еллыгына багышлап:"Минем чорым - минем җырым" -дигән информация сәгате узды.Разил Вәлиевның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык.Разил абыйның сүзләренә язылган 200 дән артык җыр бар.

       Туган як! Кеше беркайчан да туган ягын онытмый.Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли.Разил Вәлиев тә туган ягын, үскән җирен бервакытта да онытмый.Аның иҗатында әлеге темалар кызыл җеп булып сузылып баралар."Кайтам инде дөнья урап" шигыре нәкъ шул турыда.Разил абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары, драма әсәрләре белән дә,халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.