Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Мин хәтерлим" Республика акциясе, шахмат ярышы.

         22 нче февраль көнне, Арча район башлыгы Илшат Нуриев белән бергәләп сугыш каһарманнары һәйкәленә чәчәкләр салдык.Аннан соң Апаз авыл мәдәният йортында район башлыгы тантаналы рәвештә шахмат ярышын ачып җибәрде. Балалар да, олылар да шахмат уйнады. Үзебезнең Пешәнгер авылыннан олылар арасыннан икенче урынны Фазуллин Сагдулла, кызлар арасыннан өченче урынны Низамова Алинә  малайлар арасыннан икенче урынны Котдусов Руслан яулады.Уен бик күңелле булды. Бүләкләр дә яхшы иде. Берәү дә      бүләксез кайтып китмәде.