Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Телебез пакъ - йөзебез ак булсын!" Әдәби- музыкаль кичә.

                Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел - Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. 21 февраль- Туган телләр көне.Дөньяда җиде меңгә якын тел бар, шуларның383 тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин.Ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел - ул туган тел.Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Ул белемнең һәм акылның саклаучысы. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да  безгә туган тел ярдәм итә. Татар теле- Юнеско тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле. 14 телнең берсе. Бу- туган телебез белән горурланырлык мөһим фактор.Туган тел... Һәркем өчен газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган әти,әни,әби,бабай сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Шагыйрьләрнең матур - матур шигырьләрен ятлап куанабыз, рухланабыз. Без, "Телебез пакъ - йөзебез ак булсын!"- исемле әдәби - музыкаль кичәбездә, телләр, татар телен, гореф- гадәтләрен саклау турында сөйләдек, үзебезнең татар телебездә шигырьләр, җырлар, биюләр башкарылды. Әдәби - музыкаль кичәбез күңелле, матур, эчтәлекле узды.