Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Утлар кичеп нәфисләнгән иҗат!" Әдәби кичә.

        15 нче февраль көнне, Пешәнгер авыл күпфункцияле үзәгендә, шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгына багышлап,"Утлар кичеп нәфисләнгән иҗат"- исемле әдәби кичә булды.

Татар кызы, татар уллары без,

Саклыйк, яклыйк туган илебезне.

Без көч биреп яшәтергә тиеш

Җандай газиз туган телебезне.

                 2021 ел- Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлее елы. Теле барның - иле бар"- ди халкыбыз. Әгәр тел яшәсә, татар милләте дә яшәр.

                Һәр милләттә исеме телгә алынуга ук хөрмәт уятырлык шәхесләр була. Шундый исемнәрнең берсе олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән татар халкының бөек улы, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты, онытылмаслык бөек шагыйрь - Муса Җәлил. Юк, ул исем генә түгел, бәлки тирән мәгънәле символ да. Чөнки бу исемнең символлары булып батырлык, каһарманлык, талантлылык, тугрылык кебек сүзләр тора.Ул чыннан да, бу сүзләрнең һәммәсенә лаек шәхес. Менә шуның өчен дә без Җәлилнең милләттәше буларак, бу сыйфатларны яшьтән үк үзебездә тәрбияләргә тиешбез.

                "Муса Җәлил - балалар шагыйре".Муса Җәлил дә үз телен, үз милләтен, илен, балаларны яраткан. Бүгенге әдәби кичәдә без аның тормышын күз алдыннан кичердек, балалар өчен язылган шигырьләрен сәнгатьле укыдык. Шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын искә төшердек.

                 Батыр, Ватанга тугрылыклы милләттәшебезне беркайчан онытмыйк.Сез дә, балалар, Туган илегезне яратыгыз, туган телегезне онытмагыз.