Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Әле һаман сызлый яралар..."

       Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут- суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер- берсе белән элемтәне өзмиләр. Әфганстанда хезмәт иткән авылдашыбыз Радик Әскәров белән очрашу булды.

          Гомеренең иң матур вакытында һәлак булган авылдашыбыз, Әһлиуллин Васыйлның каберенә чәчәк куйдык. Батырларча һәлак булган егетләребезнең намус һәм хәрби бурыч төшенчәләрен үзләренең тормышыннан да өстенрәк куйганнары өчен горурлану тойгысы кичерәбез. Үлгәннәр хәтере исәннәрдә яши.