Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Хуш киләсең, Яңа ел!"

                       31 декабрь көнне Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәктә,мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Яңа ел, 2017 ел Әтәч елын каршылау кичәсе булды.

                        Бәйрәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Садиков Ринат Шамил улының кайнар котлавы белән башланып китте.Авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре,нәфис сүзләре белән, тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр.Кыш бабай һәм Кар кызы исә бәйрәмгә ямь өстәделәр.Маскарад кастюмнары киеп килүчеләр бәйрәмне тагын да җанландырдылар.Тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар,уеннарда теләп катнаштылар.