Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Безнең геройларыбыз."

9 декабрь көнне китапханәдә Геройлар көненә багышлап "Безнең геройларыбыз!"- исемле белешмә сәгать үткәрелде.2007 елдан башлап 9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Без, илебез өчен даһи эшләр башкарган герой- батырларны онытырга тиеш түгел.Арча районының Мирҗәм авылы республикага билгеле дәрәҗәле шәхесләрнең туган җире.Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларын биргән авыл ул. Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Социалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова һәм Галимулла Асхадуллин турында сөйләштек.Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин турында фильм карадык.