Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк."

          3 декабрь- Халыкара инвалидлар көне.Кызганыч, мөмкинлеге чикләнелгән кешеләр саны илебездә  елдан ел артканнан арта бара, авыру балаларның күп булуы да күңелне тетрәндерә.Без - таза кешеләр аларны ярдәмебездән ташламасак иде...

          Инвалидлар декадасы атнасында, 6нчы декабрь көнне, без Исламова Флера апалар гаиләсендә булып кайттык.Ләйсән 1977 елның 25 нче сентябрендә (инвалид булып) туа.Ләйсән биергә ярата, без килгәнгә сөенде, рәхәтләнеп биеде, тагын килегез дип озатып калды.