"Бер назлы сүз, мең дарудан көчлерәк."
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне.Кызганыч,мөмкинлеге чикләнелгән кешеләр саны илебездә елдан- ел артканнан арта бара, авыру балаларның күп булуы күңелне тетрәндерә.Без- таза кешеләр аларны ярдәмебездән ташламасак иде...
Инвалидлар декадасы атнасында,6 нчы декабрь көнне, без Исламова Флера апалар гаиләсендә булып кайттык.Ләйсән кызганычка каршы , инвалид булып туа.Ләйсән биергә ярата, рәхәтләнеп биеде, тагын килегез дип озатып калды.