Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә." Әдәби сәгать.

             25 нче январь көнне, китапханәдә, башлангыч сыйныф укучылары белән, "Габдулла Тукай - безнең күңелләрдә!"- исемле әдәби сәгать узды.Укучыларны Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырдым. Тукай шигърияты туган җиргә, табигатенә,  халкына, туган теленә, мәхәббәт хисләре сугарылып тора. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю булырга өнди. Әдәби сәгатебезне татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җыры белән тәмамладык.