Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Давыллы еллар җырчысы - Һади Такташ!"

     "Дөнья матур.Шушы дөньяның мин ирке чикләнмәгән җырчысы" дип яза халык күңелендә мәңгелек урын алган олы шагыйребез - Һади Такташ. Такташ күпкырлы иҗат кешесе иде. Аның таланты шигырь осталыгында аеруча көчле чагылды. Татар совет шигыре үстерүдә, камилләштерүдә, аның лирик бизәкләрен, кешелек хисләрен, мәхәббәт ялкынын тагын да көчәйтүдә Такташ бөек Тукай, Пушкин, Маяковский традицияләре үрнәгендә иҗат итте. Шуңа күрә Такташ шигырьләре үзләренең халыкчанлыгы, йөрәк җылысы белән озын гомерле булып калдылар һәм шулай калачаклар да. Бөек шагыйребезнең тууына 120 еллыгына багышлап, "Давыллы еллар җырчысы - Һади Такташ!"- дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Инстаграм һәм контакт челтәренә видеоролик эшләп куелды. Видеороликны карап, Такташның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша аласыз.