Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Тукай әкиятләре - илһам чишмәсе!"

             Халкыбызның сөекле улы - бөек шагыйребез, Габдулла Тукайның тууына 135 еллыгына багышлап, укучылар белән, Габдулла Тукайның әкиятләрен ясадык. Барлык катнашучыларның да рәсемнәре искиткеч матур килеп чыкты. Әкиятләре аша, Тукай туган якка мәхәббәт тәрбияли, урлашу, алдашу кебек яман гадәтләрнең тәрбиясезлек һәм әхлаксызлык икәнен балаларга төшендерә. Тукайның "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләренә, "Бала белән күбәләк", "Кызыклы шәкерт","Эшкә өндәү" шигырьләренә карата рәсемнәр ясадылар.