Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Гомәр Бәширов - күренекле әдип!" Матур әдәбият сәгате.

     Китапханәдә "Гомәр Бәширов - күренекле әдип!" - исемле китап күргәзмәсе төзелде.Язучының тормыш юлы, иҗаты, әсәрләре белән таныштык. "Намус"романын укып, фикер алыштык. "Намус" романы дөньяга чыгу белән үк укучыларның мәхәббәтен казана. Бик күп телләргә тәрҗемә ителә.Бу романы өчен, 1951 елда СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Гомәр Бәширов татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерергә дә күп көч куйган язучы.Халык иҗаты әсәрләрен ул бала чактан ук җыя башлап, кырыгынчы еллар ахырында аларны пропагандаларга керешә. Аның үзе җыйган, язып алган, әдәби эшкәрткән халык әкиятләре,җырлары, мәзәкләре,җыентыкларга тупланып, татар телендә генә түгел, илебездәге башка милли телләргә дә, чит ил телләренә дә тәрҗемә итеп басылалар.