Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яңа ел маҗаралары!" Фольклор бәйрәм.

                 4 нче гыйнвар көнне, авылыбыз күпфункцияле үзәгендә, мәктәп укучылары һәм детсад балалары өчен "Кыш бабай маҗаралары - дип исемләнгән күңелле тамаша оештырдык. Балаларны котлап Кыш бабай һәм Кар кызы килгәннәр иде. Балалар үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Кыш бабай да үз чиратында балаларга бүләкләрен өләште. Балалар матур җырлар җырлап, чыршы тирәли әйләнделәр. Шулай ук кызыклы уеннар уйналды. Бәйрәм күтәренке рухта узды. Һәрберсе өйләренә сөенеп, күтәренке рухта кайтып киттеләр.