Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Яңа ел якты булсын!" Яңа ел бәйрәме.

           31 нче декабрь көнне, Пешәнгер авылы күпфункцияле үзәк янында, саф һавада, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Яңа елны каршылау кичәсе булды. Бәйрәм Апаз авыл җирлеге башлыгы Котдусов Раушан Фарадис улының кайнар бәйрәм котлавы белән дәвам итте. Авылыбыз үзешчәннәре матур җырлары, дәртле биюләре, нәфис сүзләре белән тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Кыш бабай һәм Кар кызы исә бәйрәмгә ямь өстәделәр. Бәйрәмгә аю, керпе, үгез, дуңгыз да килгән иде. Тамашачылар үзләре дә бик актив булдылар, уеннарда теләп катнаштылар.