Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Кеше китә, җыры кала!" Әдәби кичә.

          Халык язучысы, галим Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 1 декабрьдә 90 ел булды. Шул уңайдан китапханәдә, "Кеше китә, җыры кала"- исемле әдәби кичә уздырдым. Күргәзмә төзеп куелды, китаплары белән таныштык. "Беркемне дә кабатламаучы Мөхәммәт Мәһдиев"- исемле презентация карадык. Язучының тормышы, иҗат юлы белән таныштык. "Без кырык беренче ел балалары" исемле әсәреннән өзек укып, фикер алыштык.