Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Галиҗәнап китап, исәнме!" Информация сәгате.

      Балаларга беренче китаплар барлыкка килү тарихы, китапка карата сакчыл караш кирәклеге турында сөйләдем. Балалар өчен язылган китаплар өлкәннәрнекеннән нык аерыла, алар аңлаешлы, укучы балалар телендә язылган, матур рәсемнәр белән бизәлгән була. Китапханәдәге кагыйдәләр белән таныштырдым. Китапханәдә үзеңә охшаган китапны сайлап ала аласың. Китапны аласыз икән, аны озак тотмагыз, чөнки аны башка укучылар көтә. Үзегез укыган китапны иптәшләрегезгә дә тәкъдим итегез. Китаплар халык байлыгы, аны саклагыз. Китаплар белән беррәттән китапханәдә газета -журналлар да бар.Газеталар белән китапханәдә таныша аласыз, журналларны өйгә алып укый аласыз. Китап кешедә күркәм сыйфатлар тәрбияли, дөньяны танып белергә булыша. Әйдәгез, барыбыз да китап белән дус булыйк!