Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Безнең геройларыбыз!" Батырлык сәгате.

               9 нчы декабрь  көнне китапханәдә, Геройлар көненә багышлап, "Безнең геройларыбыз!"- исемле батырлык сәгате үтте. 

              2007 елдан башлап 9 декабрь - Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Без, илебез өчен даһи эшләр башкарган герой- батырларны онытырга тиеш түгел. Арча районының Мирҗәм авылы республикага билгеле дәрәҗәле шәхесләрнең туган җире, тырыш хезмәт кешеләре белән мактаулы. Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларын биргән авыл ул. Советлар Союзы Герое Нәкыйп Сафин, Соөиалистик Хезмәт Геройлары Дания Галимова һәм Галимулла Асхадуллин турында, аларның тормыш юллары, батырлыклары турында сөйләштек.

           Фәкать геройларның данлыклы үткәненә нигезләнеп кенә без үсеп килүче буында ватаныбызга мәхәббәт  тәрбияли һәм илебезне ышанычлы кулларга тапшыруыбызга ышана алабыз.