Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Бүләк итик күңел җылысын." Инвалидларның хәлләрен белергә, өйләренә бару.

            1993 елдан 3 декабрь- Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Өченче декабрь - барыбыз өчен дә әһәмиятле көн- язмыш сынауларына бирешмичә, тормышта үз урыннарын тапкан һәм аны чын күңелдән яраткан көчле рухлы, максатчан кешеләребез- Халыкара инвалидлар көне. Сәламәтлекләре чикле булуга карамастан, күпләребез алардан нык, чыдам булырга, иң мөһиме- тормышны яратырга өйрәтә. 3 нче декабрь көнне Исламова Ләйсән һәм Саматов Наилнең өйләренә хәлләрен белергә бардык. Алар без килгәнгә сөенделәр, тагын килегез дип озатып калдылар. Инвалидларга һәрчак шәфкатьле, мәрхәмәтле булыйк, яхшылык эшлик. Аларга кайчак бер елмаеп карау  да җитә.

  Норлат районында туган шагыйрь Гакыйл Сәгыйров әйткәнчә:

Бер - беребезгә булыйк миһербанлы,

Кирәк чакта күреп сузыйк кул.

Бик катлаулы тормыш сынаулары,

Әкияттә генә түгел шул.