Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Исемең билгесез, батырлыгың- үлемсез!" Батырлык дәресе.

            Билгесез солдат көне- Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе - сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан иң авыр сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан онытылмаячак.Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала.

        2,4 сыйныф укучылары белән китапханәдә, батырлык дәресе узды. Детсад балалары белән дә батырлык сәгате уздырып, авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән обелискка чәчәк салдык.