Пшенгерская сельская библиотека - филиал № 60

"Сеңлегез, энегез,туганыгыз, якыныгыз югалса, нишләргә?" Информация сәгате.

                  Якын кешегез югалды: кисәк кенә элемтәгә чыгудан туктады, кайда икәне билгесез... Нәрсә эшләргә? "Әгәр кеше кинәт юкка чыга һәм туганнарында нәрсәдер булган дигән шик бар икән, алар 3 сәгать узганнан соң, полициягә гариза яза ала. Шулай ук 02 номеры буенча да шалтыратырга була. Балигъ булмаган балалар очрагында шундук мөрәҗәгать итәргә кирәк."Бала югалган икән, дусларына, классташларына, укытучыларына, классташларының әти- әниләренә, әби- бабасына шалтыратырга кирәк. Бер кеше өйдә калырга тиеш, чөнки югалган бала кайтып керергә мөмкин. Икенче бер кеше бала йөри торган юл буйлап эзләсен. Тагын бер кеше мәктәпкә, дусларына барсын. Бала табылгач, исемлек буенча барысына да кабат шалтыратырга онытмагыз, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтегез. Һәм борчыган өчен гафу үтенегез. Югалмыйча, туганнарны югалтмыйча, сау- сәламәт яшик.